18 апрель
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү
18 апрель — Милади тәкъвимендә дүртенче айның унсигезенче көне. Ел ахырына кадәр 257 көн кала.
← апрель → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | 5 | ||
6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 |
13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 |
20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 |
27 | 28 | 29 | 30 | |||
2020 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халыкара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ЮНЕСКО — Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне (ингл. International Day For Monuments and Sites).
- 20px Халыкара үзешчән радио берлеге (en) - Бөтендөнья үзеэшчән радио көне (рус. Всемирный день радиолюбителя).
Милли[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Зимбабве — Бәйсезлек көне (ингл. Independence Day).
Һөнәри, җәмгыяви һәм өлкә бәйрәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бразилия:
- Иран - Армия көне (ингл. Armed Forces Day, фр. Jour des forces armées), яки Руз-э Артеш.
- Лөбнан - Кайгы көне (ингл. Day of mourning).[3]
- 1996 елгы Исраил гаскәрләренең 20px Хезболлаһ (en) оешмасына каршы оештырылган "Газап йөземнәре" һөҗүм операциясе (ингл. Operation Grapes of Wrath) чикләрендә Кананы бомбалау (en) заманында имин дип саналган БМО качаклар лагерендә яшәгән 800 кешедән 106сы һәлак, 116 ярланган.
- Русия Федерациясе - Русия хәрби даны көне (рус. День воинской славы России).
- 1242 елда Новгород җөмһүрияте князе Александр Невский җитәкләгән гаскәрнең Чудское күле бозында (ru) алман рыцарьләре белән бәрелешендә җиңү көне.
- Украина - Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр көне (укр. День пам'яток історії та культури).
- Япония - Кәшеф көне (яп. 発明の日, ингл. Invention Day).
Киң вакытлы халыкара чаралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Вакыйгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1881 — Лондонда үз вакыты өчен иң зур булган табигать белеме музее ачыла.
- 1902 — җинаятьчене табу өчен беренче тапкыр дактилоскопия кулланыла.
- 1922 — Мәскәүдә беренче автобус йөри башлый.
- 1946 — БМО барлыкка килү сәбәпле Женевада Милләтләр Лигасын бетерү турында игълан ителә.
- 1949 — Ирландия Британ Дуслыгыннан чыга һәм үзен җөмһүрият булып игълан итә.
Туулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:18 апрель көнне туганнар
- 1907 — Мидхәт Булатов, мигъмар.
- 1923 — Ибраһим Нуруллин, язучы, әдәбият галиме.
- 1931 — Морат Кәримов, физиолог-онколог, медицина фәннәре докторы (Алматы).
- 1937 — Светлана Немоляева, РСФСР халык артисты.
- 1940 — Нәҗип Сөнәгатов, татар уйлап табучысы.
- 1953 — Исмәгыйль Шәрәфиев, «Татарстан яшьләре» гәзитенең баш мөхәррире (1990-2017).
- 1965 — Әлфинур Галиәкбәрова, ЯЧДПУ ректоры (2018 елдан).
- 1996 — Алексей Жигалкович, җырчы.
Вафатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:18 апрель көнне вафатлар
- 1737 — Абраһам Кретаци, әрмән католикосы, тарихчы.
- 1889 — Шиһабетдин Мәрҗани, мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече
- 1920 — Габделрәүф Ниязбаев, татар драматургы.
- 1944 — Габделәхәт Вәлиев, Советлар берлеге Каһарманы.
- 1955 — Альберт Эйнштейн, алман физик-теоретигы.
- 1956 — Шәфыйка Котдусова, җырчы, пианиночы, ТАССР атказанган артисты.
- 1973 — Валентин Урдаш, чуаш язучысы, тәрҗемәче.
- 1973 — Сабит Моканов, казакъ язучысы.
- 1983 — Мисбах Хәлиуллин, Бөек Ватан сугышы чоры Кызыл Гаскәре авиацион эскадрильясе командиры, Советлар Берлеге каһарманы.
- 1986 — Әминә Бикчәнтәева, татар балалар язучысы.
- 1995 — Роза Макагонова, кино актрисасы, РСФСР атказанган артисты.
- 2002 — Тур Хейердал, Норвегия сәяхәтчесе.
- 2019 — Айрат Ибраһимов, татар җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист (Сембер).
Дини бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Исем бәйрәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ (порт.) Dia 18 de abril é lembrado como Dia Nacional do Livro Infantil
- ↑ (порт.) Dia do Espírita
- ↑ (ингл.) They Have No Wine
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|