Канада

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Канада latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Канада
Flag of Canada (Pantone).svg
Байрак
Coat of arms of Canada rendition.svg
Илтамга
Шигарь A mari usque ad mare Edit this on Wikidata
Башкала Оттава
Халык саны 35 702 707 (бәя, гыйнвар 2015) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1 июль 1867 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Стандарт атлантик вакыт, Үзәк вакыт зонасы, Тау сәгать кушагы, Төньяк Американ Көнчыгыш сәгать поясы, UTC−06:00, UTC−05:00, UTC−04:00, UTC−07:00
Рәсми тел инглиз теле, француз теле
География
Мәйдан 9,984,670 квадрат километр
Координатлар 56°N 109°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Канада парламенты
Дәүләт башлыгы Елизавета II
Башлык исеме Канаданың баш министры
Хөкүмәт башлыгы Җастин Трүдо
Икътисад
ТЭП 1 653 043 миллион АКШ доллары (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Канада дуллыры
Инфеләсә 1.4% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 7% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.61 (2014)[2]
КПҮИ 0.926 (2017)[3]
Яшәү озынлыгы 82.30051 ел (2016)[4]
Пинсә яше 65 яшь
Джини коэффициенты 32.1 (2005)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-1-1
  • Электр аергычы төре NEMA 1-15,[5] NEMA 5-15[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң
    Челтәр көчәнеше 120 вольт[5]
    Телефон коды +1
    ISO 3166-1 коды CA
    ХОК коды CAN
    Интернет домены .ca

    Канада (ингл. Canada [‘kʰænədə], фр. Canada [kana‘da]) – Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Дөньяда Рәсәйдән соң мәйданы буенча икенче урында тора. 3 океан белән юыла. Канаданың бары тик бер күршесе бар – АКШ.

    Канаданың башкаласы – Оттава шәһәре.

    Атаманың килеп чыгуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Канада сүзе XVI гасырда хәзерге Квебек территориясендә яшәгән лаврентиан ирокезларының үле лаврентиан теленнән тәрҗемә иткәндә авыл сүзен аңлата.

    География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Канада территориясенең көнбатыш өлеше таулы, көнчыгыш өлеше тигезлек, төньяк һәм өлешчә төньяк-көнчыгыш ярлары — түбәнлек, көнчыгыш ярлары текә, көнбатышта ярлары исә бик биек. Кыйтганың урта өлеше һәм Канада Арктика архипелагының кыйтгага тоташкан урыны тигезлек һәм платолардан гыйбарәт. Гудзон култыгының әйләнә-тирәсе түбәнлек. Лаврентий калкулыгы, Үзәк тигезлекләр, Бөек тигезлекләр бар. Канаданың көнбатыш читендә Кордильер таулары, көньяк-көнчыгышта Аппалач таулары урнашкан. Уран, тимер, никел, бакыр, тутыя, кургашын, алтын һәм көмеш, ташкүмер, нефть, табигый газ чыганаклары бар.

    Климаты — Канаданың төньяк өлешендә арктик һәм субарктик, көньякта уртача континеталь. Гыйнварның уртача темпертурасы төньякта -30°…-35°С, көньякта -18°…-20°С, июльнең уртача темпертурасы төньякта +4…+7°С, көньякта +16…+18°С. Көнбатыш яр буенда еллык явым 2500 ммдан артык, көнчыгыш яр буенда 1250 ммгача, үзәк төбәкләрдә 400—250 мм, төньякта 150 ммдан азрак.

    Канадада елгалар күп, алар, нигездә, кар һәм яңгыр сулары белән туена. Ике йөздән артык эре күл бар.

    Канадада төньяк боланы, мускус үгезе, ак аю, котып тлкесе, лемминг, котып куяны, тундра кыртавыгы, ябалак, поши, бизон, дикобраз, бүре, кондыз һ.б. хайваннар яши. Елагалар һәм күлләр балыкка бай. Милли парклар: Банф, Вуд-Баффало, Глейшер, Җаспер, Йоһо һәм башкалар.

    Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Канаданың төп халкы — эскимослар һәм индейлар. 15 гасыр азагында Канадага аурупалылар килә башлаган. Французлар Пор-Руаял һәм Квебекка нигез салганнар (1600—08). Квебек Яңа Франция мөстәмләкәсенең (колониясенең) үзәге булып калды. 1620-елларда Канада территориясендә беренче Англия мөстәмләкәсе — Яңа Шотландия барлыкка килде. Җидееллык сугыш (1756—63) нәтиҗәсендә Бөекбритания Яңа Францияне басып алган. 1791 елда Квебек 2 вилаятькә (Югары һәм Түбән Канадалар) бүленгән.

    Сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Канада – конституцион монархия.

    Административ бүленү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Канада 11 провинциягә һәм 3 территориягә бүленә:

    Провинцияләр:

    • Альберта
    • Британ Колумбиясе
    • Квебек
    • Манитоба
    • Яңа Шотландия
    • Нью-Брансуик
    • Ньюфаундленд һәм Лабрадор
    • Онтарио
    • Эдуард шаһзадә утравы
    • Саскачеван

    Территорияләр:

    • Нунавут
    • Төньяк-Көнбатыш территорияләр
    • Юкон

    Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Тел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Канадада икетеллелек бар. Инглиз һәм француз телләрен дәүләт телләре итеп кабул иттеләр.

    Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Канада татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Канадада яшәүче татарларның төгәл саны билгеле түгел. Иҗтимагый чараларда актив рәвештә йөзгә якын кеше катнаша[6]. Монреальда ел саен Сабан туе үткәрелә.

    Илдә яшәүче татарлар арасында өлкән буын вәкилләре нигездә Кытай, Урта Азия, Төркия илләреннән күченеп килгән. Яшь буын исә — соңгы елларда уку белән Канадага килеп, монда төпләнеп калган татарлар.

    Экономика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Кызык фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    5. 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. Переводчик - самая татарская профессия! (рус.)
    7. Әтиләр көне

    Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]